Борындык авылы тарихы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 06 Января 2013 в 13:14, реферат

Описание работы

Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Җир йөзендәге һәрбер кеше үз туган ягының гүзәллеген, аның сихри матурлыгын күңеле, җаны-тәне белән тоеп яшидер. Чөнки бары тик беренче тапкыр аваз салган, тәүге адымыңны атлаган җир генә бит чын дәрәҗәсендә кадерле һәм якын булырга мөмкин.

Содержание работы

Кереш………………………………………………………………………………3
I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы......................................................................6
Борындык авылы тарихы........................................................................................8
II нче бүлек. Борындык авылының микротопонимиясе
§1. Урбонимнар...................................................................................................13
§2. Гидронимнар...................................................................................................14
§3. Оронимнар.....................................................................................................16
III нче бүлек. Борындык авылы антропонимнары
§1. Авылда сирәк һәм күп очрый торган исемнәр.Фамилияләр.....................18
§2. Кушаматлар...................................................................................................19
§3. Борындык авылындагы мал-туарга кушыла торган исемнәр..................20
§4. Туганлык терминнары..................................................................................20
Йомгак....................................................................................................................23
Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................................26

Файлы: 1 файл

Бурундуки.doc

— 145.50 Кб (Скачать файл)

   Кожан. Авылдан калага барып, Хәлил атлы абзый өстенә кияргә су үткәрми торган плащ-кожан алып кайта. Бу абзый бер көнне балыкка барырга уйлый. Хатыны чыгып: “Хәлил, кожаныңны алдыңмы?” – дип кычкыра. Шуннан кожан дигән кушамат тагылып кала.

  Кәтүк дигән кушамат бу нәсел кешеләренең буйлары кечкенә булганы өчен, таз – башында чәче булмаганы өчен, кыяр баш – башы артка таба чыгып торганга, герман аяк – аягы кәкре булганы өчен, малыш – шулай ук кечкенә булганы өчен кушыла. Авылдагы бер йорттагы яшәуче кешеләрне җепмана дип йөртәләр. Аларның ата – бабалары элек киндер, җеп манганнар.

   Әфганда хезмәт  иткәне өчен Тимергалиев Наил  абыйны дошман дип атап йөртәләр.Теле сәлперәк Марат әфәндене телли Мараты диләр.

Ахметшин Рафаэль әфәнденең  чәчләре кечкенәдән үк бөдрә булганга аны пушкин дип йөртәләр. Билгеле булганча, урысларның бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның да чәчләре бөдрә булган.   

§3. Борындык авылындагы мал-туарга кушыла торган  исемнәр

  Авылда сыерларга күбесенчә кош исемнәре, кеше исемнәре кушыла: Сыерчык, Сандугач, Карга, Карлыгач, Күгәрчен, Ландыш, Маруся, Мишка, Лилия һәм башкалар. Шулай ук йолдыз, кызым, дочка дип кушулар да очрый.

  Этләргә - Байкал, Акбай, Сарбай, Тузик, Рекс, Тарзан, Дүрткүз дип кушалар.

Мәче исемнәренә килгәндә исә шундый исемнәрне атап үтәргә була: Актәпи, Пушок, Пушинка, Пушистик, Малыш, Черныш, Черный, Жулик, Акбаш, Каратәпи, Аккойрык һәм башкалар.

§4. Туганлык терминнары.

   Туганлык терминнары күп авыллар өчен уртак. Гомумән, Кайбыч районының авылларында апа-абыйларга исем белән, яисә исемгә апа, абый сүзләрен кушып сөйләшмиләр. Гадәттә аларны төрлечә атау бар: алма апа, тәти абый, матур апа, матур абый, тәти апа, кечкенә апа, кечкенә абый, тугани апа, чәчәк апа, чия апа, җиләк апа, зур апа, зур абый.

   Иркәләп, яратып  әйтелә торган сүзләр телдә  бик кулланылмый. Шулай да берничәсен  санап үтәргә була: нәнәм, сөеклем,  җанашым, балакаем, наный, матурым,  чибәрем, алмам, гүзәлем, кечкенәм, йомшагым, назлы гөлем.

  Нәтиҗә. Без әлеге бүлектә кеше исемнәре, фамилия, кушамат һәм туганлык терминнарына тукталып үттек. Минкамал, Тәлига, Рәдибә, Нурҗиһан кебек хатын-кыз исемнәре, Әкмәл, Гыйльфан, Фәрит, Габрахман, Шәйхетдин кебек ир-ат исемнәре күбрәк өлкән буын вәкилләрендә күзәтелә. Әлеге исемнәрнең кайберләрендә кыскару, авазлар төшеп калу күренеше күзәтелә. Мәсәлән, Шәйхетдин – Шәйхи, Бибихәдичә - Хәдичә, Минфарыйз – Фарыйз, Хәлимулла – Хәлим, Сәлимулла – Сәлим, Карибулла – Кариб, Әшрәфулла - Әшрәф; Насыйри – Насри, Миңлекамал – Миңкамал, Миңлеҗиһан – Минҗиһан. Элеккеге чорда кушылган хатын-кыз исемнәренә шунысы игътибарга лаек: исемнең ике компоненттан торуын һәм икенче компонентның Камал булуы. (Минкамал, Фәхрикамал, Гыйлмикамал, Майкамал ).

  Безнең буын кешеләренә исә Лилия, Ләйсән, Алинә, Алия, Азалия. Алсу кебек хатын-кыз, Рамил, Айдар, Руслан, Марат, Алмаз, Рөстәм, Илнур кебек ир-ат исемнәре кушылган. Ләкин хәзерге вакытта балаларга “борынгырак” исемнәр кушу тенденциясе кире кайта: Әмир, Камил, Әминә, Исламия, Равиль. Борындык авылында тагын шунысы игътибарга лаек: Гыймадиева Әлфия апа үзенең балаларына исемнәрен әсәрдән ала. Алар болай яңгырыйлар: Рушат, Ләйләгөл, Гөлнара, Нургата.

   Авыл халкы  кечкенә генә территорияда яшәсә дә, анда көн күрүче һәрбер кешененең үзенә генә хас, берсеннән-берсе кызыклы кушаматлары бар. Гомумән, авылда яшәүче халык кушаматларга шулкадәр күнеккән, хәтта бу алар өчен табигый күренеш буларак кабул ителә. Кешегә кушыла торган кушаматларның этимологиясе борынгы заманнарга барып тоташа. Аларның кайберләрен бөтенләй аңлатып булмый. Нәсел һәм шәхси кушаматларның нигезендә кешенең тышкы кыяфәте, нинди дә булса гадәте, кимчелеге, яраткан шөгыле һәм характер үзенчәлеге ята: пушкин, ата каз; чыпытый, карга; каты борын, бак-бак; профессор, каймак; куян, бүре.

   Элек-электән авыл халкы терлек асраган, песи белән эт тоткан. Алар хәтта хайваннарга да билгеле бер исем белән эндәшкәннәр: Актәпи, Актүш, Мырауҗан, Актырнак, Караборын, Йолдыз, Сарбай. Бу кушаматларның нигезендә төсе, тышкы кыяфәте буенча охшашлык ята. Хәзерге вакытта мондый кушаматлар кулланылса да, авыл халкы күбрәк “заманча” исемнәр куша. Мәсәлән, Рекс, Самолет, Ракета, Мурзик, Тарзан, Зорька, Муська, Маруся, Ромашка, Буян һ.б. Бу кушаматлардан күренгәнчә, алар театр, кино геройлары, кеше исемнәреннән, рус лексикасыннан алынган.   

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак.

       Кайбыч районының Борындык авылы ономастика күзлегеннән караганда, гаять кызыклы һәм аз өйрәнелгән төбәк.

 I нче, II нче бүлекләрдә без әлеге авылларның тарихын карап уздык,  авыл атамаларының килеп чыгышына караган кызыклы гына материаллар тупладык. Борындык авылының исеме антропонимга, ягъни кеше исеменә бәйле рәвештә килеп чыккан.

III нче бүлектә Борындык авылында очраган гидронимнар, урбонимнар, оронимнар китерелә. Мондагы урам атамалары шәһәрдәгечә, ягъни заманча яңгырый. Әмма авыл халкы урамнарны үзенчә, борынгы әби-бабаларыбыз кушканча атый: Әрем урамы, Канау урамы һ.б. Урамнарның хәзерге исемнәре исә бөек юлбашчыларның (Ленин урамы, К. Маркс урамы, Ф. Әнгельс урамы, Чапаев урамы), татар әдәбиятының танылган шәхесләренең (Г. Кутуй урамы, М. Җәлил урамы) исем-фамилияларына бәйле. Татар халкының тарихында билгеле бер урын биләгән вакыйгалар да урам исемнәрендә чагылыш тапкан: Җиңү урамы, Октябрь урамы.

   Борындык авылының гидронимнары этимологиясе күбрәк тормыш-көнкүрешкә (Балык күле), географик объектның зурлыгына (Тирән күл), урнашу урынына (Чуваш күле, Бәрле суы бассейны), формасына (Бөкре күл) һәм кеше исемнәренә (Рәхим күле) барып тоташа.

      IV нче   бүлектә исә без кеше исемнәре, фамилия, кушамат һәм туганлык терминнарына тукталып үттек. Минкамал, Тәлига, Рәдибә, Нурҗиһан кебек хатын-кыз исемнәре, Әкмәл, Гыйльфан, Фәрит, Габдрахман кебек ир-ат исемнәре күбрәк өлкән буын вәкилләрендә күзәтелә. Әлеге исемнәрнең кайберләрендә кыскару, авазлар төшеп калу күренеше күзәтелә. Мәсәлән, Шәйхетдин – Шәйхи, Бибихәдичә - Хәдичә, Хәлимулла – Хәлим, Сәлимулла – Сәлим, Насыйри – Насри, Миңлекамал – Миңкамал, Миңлеҗиһан – Минҗиһан. Элеккеге чорда кушылган хатын-кыз исемнәренә шунысы игътибарга лаек: исемнең ике компоненттан торуын һәм икенче компонентның Камал булуы. (Минкамал, Фәхрикамал, Гыйлмикамал, Майкамал ).

  Безнең буын кешеләренә исә Лилия, Ләйсән, Алинә, Алия, Азалия. Алсу кебек хатын-кыз, Рамил, Айдар, Руслан, Марат, Алмаз, Рөстәм, Илнур кебек ир-ат исемнәре кушылган. Ләкин хәзерге вакытта балаларга “борынгырак” исемнәр кушу тенденциясе кире кайта: Әмир, Камил, Әминә, Исламия, Равиль.

   Авыл халкы  кечкенә генә территорияда яшәсә дә, анда көн күрүче һәрбер кешененең үзенә генә хас, берсеннән-берсе кызыклы кушаматлары бар. Гомумән, авылда яшәүче халык кушаматларга шулкадәр күнеккән, хәтта бу алар өчен табигый күренеш буларак кабул ителә. Кешегә кушыла торган кушаматларның этимологиясе борынгы заманнарга барып тоташа. Аларның кайберләрен бөтенләй аңлатып булмый. Нәсел һәм шәхси кушаматларның нигезендә кешенең тышкы кыяфәте, нинди дә булса гадәте, кимчелеге, яраткан шөгыле һәм характер үзенчәлеге ята: пушкин, ата каз; чыпытый, карга; каты борын, бак-бак; профессор, каймак; куян, бүре.

   Элек-электән авыл  халкы терлек асраган, песи  белән эт тоткан. Алар хәтта  хайваннарга да билгеле бер  исем белән эндәшкәннәр: Актәпи, Актүш, Мырауҗан, Актырнак, Караборын,  Йолдыз, Сарбай. Бу кушаматларның нигезендә төсе, тышкы кыяфәте буенча охшашлык ята. Хәзерге вакытта мондый кушаматлар кулланылса да, авыл халкы күбрәк “заманча” исемнәр куша. Мәсәлән, Рекс, Самолет, Ракета, Мурзик, Тарзан, Зорька, Муська, Маруся, Ромашка, Буян һ.б. Бу кушаматлардан күренгәнчә, алар театр, кино геройлары, кеше исемнәреннән, рус лексикасыннан алынган.   

         Иң кызыгы – авыл тарихын өйрәнү. Күпме хәзинә ата-бабаларыбыздан мирас булып, буыннан-буынга тапшырылган. Авыл халкы хәтта һәр чокырга, һәр чишмәгә дә исем кушарга онытмаган. Авылда игътибарга лаек булмаган әйберләр юк икән. Туган җиренең һәр кешесе бай тарихы һәм искитмәле табигате булган туган ягы белән горурлана.

     Ономастикага  караган мәгълүматларны җыю, туплау, әлбәттә, башка фәнни өлкәләргә дә зур йогынты ясый. Шулай ук авыллар ономастикасын өйрәнү, җентекләп тикшерү – туган телнең тарихи үзенчәлекләрен һәм үсешен, татар халкының тарихын өйрәнүдә үзеннән шактый зур өлеш кертә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Куллланылган  әдәбият исемлеге:

  1. Гарипова Ф. Г. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1994.
  2. Гарипова Ф. Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. Казан: Тат. кит. нәшр., 1997.
  3. Гарипова Ф. Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.

4.  Гарипова  Ф. Г. Кайбыч таңнары / Кайбыч атамасы кайчан туган?, 2000, 10, №11.

5. Гарипова Г. Ф. Татарстан гидронимнары сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., т. 1-2, 1984-1990

6.  Мустафина Г.М. Татарстан тарихы. XIX гасыр.  – Казан: “Мәгариф”, 2004.

7. Насыйри Каюм. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 3 том. – Казан: Татар. кит.

нәшр., 2005. – 384б.

8. Саттаров Г. Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан, 1984.

9.  Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре сүзлеге. Казан: Тат. кит. нәшр., 1981.

10. Синицина К.Р.  Татарстан    һәм   татар    халкы    тарихы.    -   Казан: «Мәгариф», 2001.

11. Сункишев А. «Утлы һөнәрне үз итеп» / «Кайбыч таңнары», 2003, № 64.




Информация о работе Борындык авылы тарихы